Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч егетләре армиягә китәргә җыена

Татарстанда 1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе башланды һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Бу чакырылышта Кайбычтан 21 егет армиягә китәргә җыена. Булачак солдатларның беренче төркеме хезмәт итү урыннарына 14 майда озатылачак.

Быел армия сафларына алу таләпләренә кайбер үзгәрешләр дә кертелде. Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында журналистлар өчен үткәрелгән видеокиңәшмәдә сүз шул хакта барды. Хәзер бер нинди сәбәпсез армиягә бармый калган 27 яше тулган егетләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдә эшли алмый. Аларның хәрби билеты да булмаячак, ә хәрби комиссариаттан бирелгән махсус белешмәләре генә. Анда бу кешенең Россия Кораллы Көч­ләре сафларында хез­мәт итмәве турында мәгълү­мат языла. Бу, бәлки, армия хезмәтен­нән качып йөрүчеләр санын киметер.

- Быелгы чакырылыш планы төрле сәбәпләр белән элек хәрби хез­мәт­кә алынмаган олырак ир-егетләр хисабына үтәлер, дип көтелә. Республика буенча андыйларның са­ны 2800 тирәсе. Хәрби белгечлек буенча укыган егетләргә хезмәт итү урынын сайлап алу мөмкинлеге бирелә,- дип белдерде Сергей Погодин.

Хәрби чакырылыш буенча исәп­тә торучы 1985-1994 елгы 110 егет әле шушы көн­нәрдә генә сырхауханәдә комиссия узган. Медицина комиссиясе рәисе, район үзәк сырхауханәсенең участок терапевты Марат Бакаев безгә болай диде:

- Егетләр арасында, мин хәрби хезмәткә барам, дип торучылары күпчелекне тәшкил итә. Моңа шатланырга кирәк. Әмма мине кайберләренең сә­ламәтлекләрендә тайпылышлар булу борчый. Араларында ябык, кечке­нә буйлылары да бар. Моның сәбәбе нәселдәнлектә генә түгел, ә тиешенчә тукланмауда, дип уйлыйм. Йөрәк-кан әйлә­неше авыруларыннан, яссы табанлылыктан интегүчеләре дә очрый. Кайчакта хәрби хезмәткә чакырылучының әти-әни­се белән комиссия арасында аң­лашылмау­чан­лык та килеп чыга. Алар ко­миссия­гә улларын авыру дип исбатламакчы бу­ла. Лә­кин медицина карточкасына аның авыруы, сырхауханәдә дәвалануы турында бер сүз дә юк. Кеше комиссиягә килгән көнне генә чирлегә әйлә­нә алмый бит инде. Шуңа да балалары сәламәт­ле­ген­дә тайпылышлар булучы ата-аналар аларны вакытында дәвалый башларга кирәклеге турында онытмасыннар иде. Әл­бәт­тә, без комиссия вакытында егетләрнең армия­гә яраклылыгын энә кү­зеннән үткәрә­без.

Врач-терапевт спорт бе­лән дус укучыларның сә­ламәтлеге күпкә яхшырак икәнлеген дә әйтеп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч егетләре армиягә китәргә җыена