Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч элемтәчеләре Җиңү көнен лаеклы каршы алырга үз өлешен кертте

Район электр элемтәсе узелы бинасында 9 Май- Бөек Җиңү көненә багышланган баннер элделәр. Әлеге оешма начальнигы Игорь Канашов әйтеп узганча, бу баннерны алар Канаш шәһәрендә махсус ясатып кайткан. Коллективның Җиңү бәйрәменә ныклап ныклап әзерләнүе аңлашыла: Бөек Ватан сугышы елларында элемтәнең, аеруча телефон элемтәсенең стратегик роле бик нык арта.

Сугышның беренче көннәренннән үк бик күп элемтәчеләр фронтка китеп бара, алар иң алгы сызыкларда сугышалар. Дошман уты астына беренчеләр булып элемтә линиясен сузучы элемтәчеләр керә. Аларның һөнәри осталыгы, җитезлеге һәм кыюлыгы сугышчан операцияләр вакытында хәлиткеч әһәмияткә ия була, күп вакыт элемтә җиңүне дә тәэмин итә.

Район элемтәчеләре үз ветераннарын онытмый. Бәйрәм уңаеннан алар Кайбыч ветераннары- Мәлик Миңнуллин, Кәрим Зиннәтуллин, Володя Понамарев, Софья Кальчева, Александра Кальчева, Виктор Анин янына бардылар һәм "Таттелеком" бүләкләрен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч элемтәчеләре Җиңү көнен лаеклы каршы алырга үз өлешен кертә

2
X