Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч гадәттән тыш хәлләргә әзер

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнарының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге буенча үткәргән өйрәнүләрдә Кайбыч районына әнә шундый бәя куелды.

Амур елгасының ярларыннан ташуы әлеге төбәктәге шәһәрләр, авыллар халкына гаять зур зыян салды, ә төбәк экономикасына миллиардлаган чыгым китерде. Әл­бәттә, табигатьнең көтелмәгән казаларын алдан фаразлау мөмкин түгел. Әмма аларга әзер булсак, зыяны да азрак була. Өй­рәнү әнә шул максатта үткәрелә дә инде.

Штаб өйрәнүләренә әзерлек быел августта ук башланган иде. Министрлык вәкиле Наил Гәрәев гражданнар оборонасы хезмәтләре җитәкчеләре, штаб начальниклары белән эшчәнлекне көйләүче документлар әзерләү буенча өйрәтү алып барган иде. Шундый ук чаралар эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү комиссияләре, кабул итү пунктлары җитәкчеләре белән дә үткәрелде. Олы Кайбыч авыл җирлегендә, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү гамәлдә күрсәтелде. Шуларның нәтиҗәсе буенча кабул итү пунктларына өйрәнүләрдә катнашу хокукы бирелде.

Өч атна дәвам итәчәк өйрәнүләрнең иң кызган чоры 12 сентябрьгә туры килде. Районның 18 эвакуация-кабул итү комиссияләре, эвакуация-кабул итү пунктларының әзерлеге тикшерелде. Нәтиҗәләр сөенерлек: унбиш пункт куелган бурычларны үтәргә әзер, икесе өлешчә әзер, бары тик берсе генә әзер түгел дип табылды. Өйрәнүләргә гражданнар оборонасына караган унбер хезмәт тартылган, алар барысы да үзләренә йөкләнгән бурычны үтәргә әзер дигән бәя алды. Штаб өйрәнүләре буенча районга яхшы бәя куелды.

- Эвакуация чараларын планлаштыру, үткәрү буенча штаб өйрәнүләре барышында энергетиклар (җитәкчеләре Марат Ясәвиев), терлекләрне һәм үсемлекләрне саклау (Рифкать Басыйров), янгын куркынычсызлыгы (Илшат Галиев) хезмәтләре, эвакуация-кабул итү пунктлары арасында Олы Кайбыч (Алия Биккулова, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сафин), Колаңгы (Равия Гафарова, авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов), Иске Тәрбит (Анатолий Васильев, авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев) эшчәнлеге уңай бәяләнде, - диде ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә вәкаләтләрен тормышка ашыру бүлегенең әйдәүче консультанты Евгений Баймиев.

Иң яхшы эвакуация-кабул итү пунктларының берсе булган Колаңгы пунктының җитәкчесе, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов белән әңгәмә кордык.

- Эвакуацияләнгән кешеләр белән тулы эшелон тугыз сәгатьтә "килеп җитте". Колаңгы станциясенә "эвакуацияләнгән халык"ны билгеләнгән урынга алып китү өчен эвакуация-кабул итү пунктлары номерлары һәм торак пункт исемнәре, үз транспортлары белән барлык авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Күрсәтмә такталарга карап, колоннабыз ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министрлыкның бүлек начальнигы Наил Гәрәев белән берлектә Колаңгы төп мәктәбенә китте (4 ЭКП). Хисап төркеме җитәкчеләре, җәмәгать тәртибен саклау өчен җаваплы җибәрү һәм озатып бару төркемнәре, ана һәм бала бүлмәсе, медицина пункты мөдирләре, белешмәләр бирү өстәле өчен җаваплы хезмәтләр алдан расланган схема буенча эш итте, сигналлар эшләде, документация дә күрсәтелде. Без үз бурычыбызны яхшы башкардык, гражданнар оборонасы буенча чараларга әзерлегебезне күрсәттек, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч гадәттән тыш хәлләргә әзер