Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч халкы нинди товарга өстенлек бирә

Кибет-базарларда ни генә юк хәзер, кайчакта товарның күплегеннән башлар әйләнеп китә. Райондашларыбыз товар сатып алганда кайсысына өстенлек бирә икән? Газета укучылардан әнә шул хакта сораштык.

Зоя Зарипова, пенсионер (Байморза):

- Авылыбызда бер кибет эшли. Продукция, чыннан да, күп, кайтарып кына торалар. Әйбер алганда һәрвакыт карап бетереп булмый инде. Безгә, нигездә, үзебездә җитештерелгән товарлар кайта дип уйлыйбыз. Белсәк, үзебезнекен алырга тырышабыз, әлбәттә. Кайбыч ипие дә бик тәмле, Казанныкы да.

Нурсинә Садриева, сатучы (Федоровское):

- Мин үзем Олы Кайбычта кибеттә эшлим. Алдагы еллардан аермалы буларак, хәзер сатып алучыларның күбесе ул яктан таләпчән, күрә торып, ни эләкте шуны сатып алмый, башта карый, тикшерә. Бигрәк тә азык-төлек продукциясен. Әллә кайдан кайтарылган тавыкларга караганда, үзебезнекеләр күпкә тәмлерәк. Үзем дә үзебездә җитештергәнне алам, башкаларга да киңәш итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч халкы нинди товарга өстенлек бирә