“Кайбыч” хоккей мәйданына соңгы штрихлар куела
Тиздән, бик тиздән Олы Кайбычта "Кайбыч" хоккей мәйданы ачыла.
Бу көннәрдә хоккей мәйданына соңгы штрихлар куела. Шимбә көнне төнге сәгать унбердә дә анда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов җитәкчелегендә Илдус Вәлиуллин, Реваль Галәвов, Илсур Ярхәмов, Илшат Зыядиев, Рузалит Җәләлиев, Марат Ибраһимов эшли иде әле.
Спортны чын юлдашлары итеп алган бу егетләр атна дәвамында эштән соң монда ашыкты. Хоккей мәйданы ачылу мизгелен якынайту максатында боз катыру, аның өстенә сызыклар сызу белән шөгыльләнделәр. Анда оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре дә үз өлешен кертте. Кайбыч хоккейчылары кечкенә боз мәйданында шөгыльләнеп тә уңышларга иреште. Заман таләпләренә туры килгән яңа боз мәйданы алар өчен яңа мөмкинлекләр ачсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев