Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч игенчеләре Җиңү көнен кырда каршы алды

Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә дәвам итә. Тулаем алганда барлык мәйданнарның 37 процентында эш башкарылды инде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров әйтүенчә, Бөек Җиңү көнен механизаторларыбыз кырда каршылады. Бүгенге көндә басуларда 115 берәмлек техника эшли, шуларның 32се чәчү агрегаты. 9 майга 2000 гектарда язгы бодай, 3300 гектарда арпа, 2200 гектарда борчак, 1500 гектарда береллык үләннәр, 1200 гектарда шикәр чөгендере, 300 гектарда солы чәчелде.

Агрофирмалардан өченче филиалда - 40, икенче филиалда - 37, беренче филиалда -30, хуҗалыклардан "Яңа юл"да - 60, "Подберезье"да - 20 процент эш төгәлләнгән. "Кайбычагрохимсервис" җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы булган "Олы Колаңгы"да язгы чәчү тәмамланды.

Фермер хуҗалыкларыннан Рөстәм Сайранов кыр эшләрен тәмамлады, Айдар Хәсәновның "Дан" хуҗалыгы сабан культуралары чәчүне бетерде. Ринат Садриев хуҗалыгында барлык эшләрнең 66,1 проценты төгәлләнгән.

Барлык игенчеләрне Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч игенчеләре Җиңү көнен кырда каршы алды