Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортынна депутат ярдәмчесе килде

Татарстан Дәүләт Советы депутатларына үз округларындагы ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен стационар учреждениеләргә, шулай ук Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль учреждениеләр эшчәнлеге белән танышу тәкъдим ителде.

Шул максатта район Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына безнең округтан Дәүләт Советына депутат булып сайланган Илшат Гафуровның ярдәмчесе Людмила Ногманова килде. Ул интернатта санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, матди-техник хәле, өлкәннәрнең яшәү шартлары, көндәлек меню, шәхси гигена өчен шартлар булу, финанслау күләме, кадрлар белән тәэмин ителеш белән танышты. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова катнашында узган бу очрашуда депутат ярдәмчесе интернат-йорттагы эшчәнлектән канәгать булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернатйортында депутат ярдәмчесе булды Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернатйортынна депутат ярдәмчесе килде