Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч комбайннары тикшерү уза

Кырларда игеннәр күзгә күренеп өлгереп килә, уракка төшәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Кайбыч игенчеләре хәзер тулы куәт белән урып-җыю эшләренә әзерләнә.

Бүген районның барлык хуҗалыкларында да комбайннарның уракка әзерлеге буенча үзара тикшерү уза. «Татагрохим» җәмгыяте директоры Наил Гобәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләрен үз эченә алган комиссия техника әзерлегенә бәя куя. Анда шулай ук хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, механизаторларга хезмәт хакы түләү, кызыксындыру чаралары күрү, ындыр табакларының яңа уңышны кабул итәргә әзерлегенә дә игътибар итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч комбайннары тикшерү уза