Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч кызлары Каюм Насыйри укуларында катнашты

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 "Б" классы укучысы Равилә Гайфетдинова һәм 10"А" классы укучысы Равилә Камалиева яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашты.

Әлеге укуларда катнашу өчен 750 гариза һәм эш кабул ителгән, шуларның 270е икенче турга сайлап алынган. Кызлар, укуларның икенче турында катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Мондый чараларда катнашучылар үз белемнәрен дә ныгыта, мәктәпләренең дә данын күтәрә. Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗатына, туган телебезне саклау һәм үстерүгә, укучыларны фәнни эшкә тартуга багышланган әлеге укулар Яшел Үзән шәһәренең унынчы гимназиясендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч кызлары Каюм Насыйри укуларында катнашты