Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч кызына паспортны Казанда тапшырдылар

Татарстан Республикасы парламентында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы төстә паспортлар тапшырды. 12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан уздырылган чарада республиканың унсигез районынан 32 укучы һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Бу укучылар- тырышып укып, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашучылар. Паспорт тапшыру тантанасында безнең районнан Бәрлебаш мәктәбе укучысы Фирүзә Мусина да катнашты. Укучылар һәм аларның ата-аналары өчен Дәүләт Советында экскурсия оештырылды һәм истәлеккә фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч кызына паспортны Казанда тапшырдылар