Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч һәм Апас районы башлыкларын Казан Федераль университетына ник чакырганнар

Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Кайбыч һәм Апас районнары башлыклары Альберт Рәхмәтуллин һәм Рәшит Заһидуллиннарның Яңа ел алдыннан үз районнарында туып-үскән студентлар белән очрашуы күркәм традициягә әверелеп килә. Алар быел да Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең Попечительләр советы залында очрашуга җыелды.

Илшат Гафуров студентларны һәм кунакларны җылы итеп сәламләде.

- Университет быел 210 еллыгын билгеләп үтте. Бу вакыйганы шоу итеп кенә уздырмадык, уку йортында төрле очрашулар, күптөрле фәнни конференцияләр булды, - диде ул. - Университет үзенең позицияләрен елдан-ел яхшырта. Беренче курска Россия Федерациясенең 70 төбәгеннән 10 мең студент кабул иттек. Бу исә университетның кирәклеге хакында сөйли. Югары уку йортларына керү һәм белем алу елдан-ел катлаулана бара. Тормыштагы вакыйгалар шулкадәр тиз үзгәреп тора, тиз арада яраклашырга кирәк. Безнең уку йортын тәмамлаган студентларга Татарстанда, Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ зур. Кайбыч һәм Апас районнарыннан безгә ел саен иң яхшы укучылар укырга керә. Алар тырышып укый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Киләчәктә дә бу төбәкләрдән студентлар күп килер дип ышанасы килә. Чөнки ике яклы максатчан эш алып барыла.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында мунициапалитетның үсеш перспективалары турында әйтеп китте:

- Беренчедән, шушындый очрашу оештырып, үзебезнең студентлар белән аралашырга мөмкинлек бирүегез өчен, зур рәхмәт. Икенчедән, Илшат Рәфкать улы - безнең депутатыбыз, район халкының 98 проценты аның кандидатурасын яклап тавыш бирде. Райондагы иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе - яшьләр белән эшләү, эш урыннарын көндәшлеккә сәләтле яшьләр белән тәэмин итү. Кадрларны кайтару өчен үзебездә мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз. Татарстаныбыз Президентына рәхмәт - төрле программалар эшли. Шуларның 15е безнең районда тормышка ашырыла. Өстенлекле төп юнәлешләребезнең берсе - халыкның тормыш көнкүреш шартларын яхшырту. Быел җирле бюджет акчасына ун йорт төзелде, республика бюджеты хисабына да шулкадәр йорт төзелеп килә. Безнең район - саф авыл хуҗалыгы районы, 80 проценты - көчле инвестор канаты астында. Эшкәртү сәнәгате булмаганлыктан, районыбызда төп игътибар тулысынча авыл хуҗалыгы тармагына юнәлтелгән. Без яшьләрне, укуларын тәмамлагач, үзебезнең районга көтәбез. Шартлар тудырачакбыз, эш урыннары белән тәэмин итәчәкбез. Амбицияләргә бирелмичә, бары тик туган җирне яратырга гына кирәк. Университет ярдәме белән Кайбычта төрле белем бирү программалары киң үсеш алды. Университет доцентлары безнең районга кайтып яшьләр белән максатчан эш алып бара һәм без моңа шатланабыз, - диде ул.

Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин да районның социаль-икътисадый хәленә басым ясады һәм ул үзен-үзе тәэмин итәргә тиеш, дигән фикерен җиткерде.

- Районыбыз ишекләре барчагыз өчен дә ачык, рәхим итегез, - диде ул, студентларга мөрәҗәгать итеп.

Аннан сүз студентларга бирелде. Багай мәктәбен тәмамлаган Лариса Дмитриеваны үзе сайлаган һөнәргә - логопедка районда ихтыяҗ булу-булмау кызыксындырды.

Очрашуга 4-5 курс студентлары чакырылган иде. Аларның һәркайсы хәзер сайлдау алдында тора: укуларын магистратурада дәвам итәргәме яисә эшкә урнашыргамы? Соңыннан үкенмәс өчен, юлны дөрес сайларга кирәк. "Кайда гына эшләсәгез дә, сез барыгыз да кече Ватаныгызның абруен күтәрергә бурычлы", - диде Казан Федераль универcитеты ректоры Илшат Гафуров.

Район башлыгы безгә логопед кирәклеген, вакансия барлыгын әйтте. Ә юрфак студенты магистратурада читтән торып укый аламы? Бу сорауга юридик факультеты деканы Ильдар Тарханов җавап бирде:

- Бакалавр югары белемле юрист булып саналмый. Судта эшләр өчен биш ел хезмәт стажың булу кирәк. Магиструтурага читтән торып укырга кереп, бер юлы белем дә аласың, стаж да бара.

Замана яшьләре бөтенләй үзгә шул. Элек укуны тәмамлаган белгечләрне, беренче булып, сайлаган һөнәрем буенча эшләп китә алырмынмы, дигән сорау борчыса, хәзер исә күбрәк яшәү урыны, ипотека турында уйлыйлар, һәм моңа хәзер гаҗәпләнмибез дә.

Эшләгән кешегә безнең районда бөтенләй караш ансы, төрле яктан булышырга гына торалар. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров язмышын педагогика белән бәйләргә җыенучылар өчен "Безнең яңа укытучы" дип аталган грант программасы эшләвен әйтеп китте. Бу программага керер өчен, яшь белгечләр инде май аенда ук хәбәр итәргә тиеш.

Очрашуда катнашкан студентлар бик тиздән җәмгыятьнең төрле тармакларында эшли башлар. Илебезнең, республикабызның, районыбызның киләчәге алар кулында һәм ул куллар ышанычлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч һәм Апас районы башлыкларын Казан Федераль университетына ник чакырганнар