Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова – иң яхшы муниципаль координатор

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә Казанга бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча республика шәһәр, районнарының муниципаль координаторлары җыелды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифнең сыйфатын мониторинглау буенча республика үзәге тарафыннан оештырылган киңәшмәдә укучыларны бу уку елында имтиханнарга тиешле дәрәҗәдә әзерләү хакында сүз алып барылды. Анда шулай ук быелгы имтихан нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Дәүләт имтиханнарын тапшыруны тиешле югарылыкта оештырган муниципаль координаторлар министрлыкның Рәхмәт хатларына лаек булды. Алар арасында район мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч мәгълүматиметодик үзәк директоры Светлана Петрова – иң яхшы муниципаль координатор