Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мәктәпләре Казанда ярминкәдә катнашты

21 сентябрьдә Казан базарында район мәктәпләренең традицион ярминкәсе оештырылды.

Анда районыбызның Чүти, Иске Тәрбит, Зур Подберезье, Федоровское, Хуҗа Хәсән урта мәктәпләре үзләренең мәктәп яны участокларында җитештергән суган, бәрәңге, кишер, кәбестә, кабак, ташкабак, алма, виноград, бодай белән сату итте. "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина әйтүенчә, үзәк каршында эшләүче түгәрәкләрдә укучылар кулы белән эшләнгән әйберләр дә ярминкәгә килгән сатып алучыларда кызыксыну уяткан.

Аның әйтүенә караганда, шәһәр халкы якташларыбыз алып килгән товарларны бик теләп сатып алган. Ярминкәдә Иделаръягы зонасының башка районнарыннан килгән мәктәп коллективлары да катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч мәктәпләре Казанда ярминкәдә катнашты