Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч муниципаль район Советының 44нче утырышы узды

Узган атнаның шимбәсендә Кайбыч муниципаль район Советының 44нче утырышы үткәрелде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барган әлеге утырышта депутатлар игътибарына җиде мәсьәлә тәкъдим ителде.

Беренче һәм икенче көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча чыгыш ясаган район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллина муниципаль хезмәткәрләргә, аларны алыштыручы затларга милке, керемнәре турындагы мәгълүматлар тапшыру турындагы нигезләмәне раслау белән таныштырды. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова ул мәгълүматларның дөреслеген һәм тулы күләмдә булуын тикшерү турындагы нигезләмәне раслау, районның рәсми сайтында ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча бүлекне тулыландыру тәртибенә тукталды. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев муниципаль хезмәткәрләргә куелган таләпләрне үтәү һәм җирле үзидарә органнарында низаглы очракларны җайга салу буенча бердәм комиссия хакындагы нигезләмәгә тулы аңлатма бирде. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ольга Макарова 2014 елда муниципаль милекне хосусыйлаштыруның прогноз планы нигезләмәсе һәм башкалар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч муниципаль район Советының 44нче утырышы узды