Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев комсомол туган көнен Казанда билгеләп үтте

Урта һәм өлкән буын кешеләре комсомолда узган яшьлек елларын әле дә сагынып искә ала. 29 октябрьдә ВЛКСМ оешуга 95 ел тулды.

Әлеге зур юбилей уңаеннан Казанда республиканың барлык шәһәр-районнарының комсомол активистлары катнашында бәйрәм узды. Алар арасында 1987-1991 елларда Апас ВЛКСМының беренче секретаре булган Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та бар иде. Юбилей тантанасында катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Комсомол ветераннары Татарстан комсомол оешмаларының тарихын барлап китап чыгару, Казанда республиканың эшче һәм төзелеш оешмаларына багышланган стелла, музейларда комсомол даны почмагы ачу һәм башка тәкъдимнәр белән дә чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев комсомол туган көнен Казанда билгеләп үтте