Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч Нечкәбиле

25 июнь көнне Казан шәһәрендә хатын-кызның, ананың, гаиләнең матурлыгын гәүдәләндерүче "Нечкәбил - 2015" бәйгесенең сайлап алу туры үтте.

Республика буенча унберенче тапкыр үткәрелүче әлеге бәйгедә Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшләүче өч бала анасы Лилия Вәлиуллина катнашты. Лилия ханым сайлап алу турын уңышлы үтеп, сентябрьдә үткәреләчәк ярымфиналга чыкты. Бәйгедә катнашучылар әлеге этапта гаиләләренә хас гореф-гадәтләр, аш-су серләре белән таныштырачак, нәсел шәҗәрәсе һәм туган як тарихы турындагы белемнәрен, шулай ук гаиләдәгеләрнең нинди сәләткә ия булуларын күрсәтәчәк. Бәйгенең финал этабы ноябрьдә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Нечкәбиле