Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч пенсионерлары Казанга спартакиадага барырга җыена.

29 апрельдә Олы Кайбычтагы ял паркында район пенсионерлары арасында Бөек Җиңүнең 69 елыгына багышланган спартакиада үткәрелде.

Анда районның ун авыл җирлегеннән командалар катнашты. Пенсионерлар йөгерү, озынлыкка сикерү һәм пневматик винтовкадан ату буенча көч сынаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дә ачыкланды: беренче урында Кече Мәме авыл җирлеге, икенче урында Мәлки авыл җирлеге, өченче урында Федоровское авыл җирлеге командасы. Ярышның аерым төрләре буенча җиңү яулаучылардан районның җыелма командасы төзелде. Алар 18 майда Казан шәһәрендә үткәреләчәк пенсионерларның дүртенче республика спартакиадасында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч пенсионерлары Казанга спартакиадага барырга җыена.а