Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч пенсионерларына шатлыклы хәбәр: пенсия кабат артты

1 апрельдән Кайбыч районында индексациядән соң пенсиянең уртача күләме 9141 сум булачак. Әлегә кадәр ул 8902 сум 95 тиен иде.

Пенсия фондының Кайбычтагы филиалы җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, 1 апрельдән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләрнең күләме 1,017 (1,7 процент) , ә социаль пенсияләр 1,171 (17,1 процент) коэффициенты күлә­мендә арта. 2004 елның 22 августында дөнья күргән 122 нче федераль законда каралганча, аерым категориядәге кешеләр - бердәм акчалата түләүләр алучылар, Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм аларның гаиләләре, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына түләү биш процентка артачак. Болардан тыш, социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы да биш процентка индексацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч пенсионерларына шатлыклы хәбәр: пенсия кабат артты

2
X