Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч полициясе елга йомгак ясады

2014 ел нәтиҗәләре буенча Кайбыч полиция бүлеге үз категориясендәге бүлекләр арасында унбишенче урында. Узган ел барлыгы 115 җинаять теркәлгән, бу 2013 елгыдан 28гә артыграк. Әлеге һәм башка мәгълүматлар полициянең 2014 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышта яңгырады.

- Безнең төп бурыч - иминлекне саклау, җинаятьләрне кайнар эздән ачу, профилактик эшчәнлек алып бару. Җинаятьләр хакында соң хәбәр итүчеләр дә бар, бу күрсәткечләргә тискәре йогынты ясый, - диде бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Рушан Хуҗин отчет чыгышында.

Аның чыгышыннан күренгәнчә, барлык җинаятьләрне ачу 66,7 процент тәшкил итә. Кайбыч чагыштырмача тыныч район булса да, полициягә эш җитәрлек. Бездә дә кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян салучылар, кеше үтерү (бер очрак), чит кеше милкенә кызыгучылар, эчкечелек нәтиҗәсендә тавыш чыгаручылар, җәмәгатьчелек тәртибен бозучылар да, өйләреннән самогон ише эчемлекләр сатучылар да, эчкән килеш руль артына утыручылар да бар. Җинаятьләрне эзләү төркеме былтыр районда наркотикларның законсыз әйләнешенең бер очрагын ачыклаган. "Мәк" операциясе вакытында Олы Тәрбит һәм Федоровское авылларында кыргый үсүче киндергә тап булганнар. Икътисад куркынычсызлыгы һәм ришвәтчелеккә каршы эш алып бару төркеме ел дәвамында өч икътисади җинаять ачыклаган. Салым өлкәсендә җинаятьләр, ришвәт алу, зур күләмдә милек үзләштерү, вазифаи җинаятьләр теркәлмәгән. Максатлары - участок уполномоченныйларының эшчәнлеген тагын да җанландыру, балигъ булмаган балалар белән эшләүгә игътибарны арттыру.

Җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты һәм:

- Рейтингта позициягезнең үзгәрүе, ягъни түбәнгәрәк төшүегезнең сәбәбе, бәлки, узган елдагы үзгәрешләргә бәйледер. Сез хәзер, Апастан аерылып чыгып, мөстәкыйль эш алып барасыз. Быел гомуми күрсәткечләрне тагын да яхшырту өстендә бергәләп эшләргә кирәк булачак. Без, мөмкинлектән чыгып, сезгә ярдәм кулы сузарга әзер, - диде.

Ул, үз хезмәт вазифаларын намус белән башкарганы өчен, җинаятьчеләрне эзләү бүлегеннән Гөлнара Гыймадиевага һәм Олы Подберезье авыл җирлеге участок уполномоченные Александр Куликовка Рәхмәт хатларын тапшырды. Район суды рәисе Илфар Баһавиев, прокурор Руслан Заһретдинов та хокук сакчыларына эшчәнлекләрен яхшырту буенча теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде.

Эчке эшләр министрлыгы ветераны Ленар Закиров халык, төрле службалар белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә кирәклегенә басым ясады.

Полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин 2015 елда гомуми нәтиҗәләр буенча беренче унлыкка керү өчен тырышачакларын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч полициясе елга йомгак ясады