Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч прокуратурасы районның белем бирү учреждениеләрендә закон бозу очракларын ачыклады

Кайбыч прокуратурасы районның белем бирү учреждениеләрендә балигъ булмаган балалар һәм яшьләр арасында наркотикларга каршы көрәш оештыру һәм алар арасында наркотик куллануны иртә ачыклау буенча эшчәнлектә закон бозу очракларын ачыклады.

Россиянең "Белем турында"гы федераль законы нигезендә, белем бирү учреждениесе укучыларның сәламәтлеген саклауда һәм ныгытуда тиешле шартлар булдырырга тиеш, ә учреждениенең җаваплы затлары балаларның уку процессын оештыруда, аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы.

Ә укучыларның сәламәтлеген саклау - тәмәке тарту, алкогольле һәм җиңел алкогольле эчемлекләр, сыра, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны кисәтү һәм тыю.

Тикшерү күрсәткәнчә, районның белем бирү учреждениеләрендә әлеге юнәлеш буенча эшчәнлек системалы рәвештә алып барылмый, хокук саклау органнары белән берлектә эшчәнлек тә планлаштырылмаган.

Район прокуратурасы, мәгариф бүлеге җитәкчесе исеменә, мондый закон бозуларны бетерүне таләп итеп, күрсәтмә кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч прокуратурасы районның белем бирү учреждениеләрендә закон бозу очракларын ачыклады