Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч район Советының 39 нчы утырышы узды

Кайбыч муниципаль район Советының 39 нчы утырышы көн тәртибенә сигез мәсьәлә кертелгән иде. Утырышны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.

Башкарма комитетның оештыру-хокукый бүлеге начальнигы Айрат Сибгатуллин район Уставына, "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты" казна учреждениесе турындагы нигезләмәгә, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова Кайбыч районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев район Советы регламентына, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров район бюджетына кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында сөйләде. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова депутатларны муниципаль хезмәткәрләргә хезмәт урыннарына бәйле рәвештә бирелгән бүләкләрне бәяләү тәртибе белән таныштырды. Финанс- бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова район бюджеты турындагы карарның яңа редакциясе турында сөйләде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составындагы үзгәрешләрне игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч район Советының 39 нчы утырышы узды