Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы авылларында көнкүреш шартлары яхшыра

Хәзер шулкадәр тизлек заманында яшибез ки, вакытның узганын да сизмибез, тирәлектәге үзгәрешләр дә гаҗәпкә калдыра. Әнә Кошман авылында әле кайчан гына яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү турында сүз кузгаткан иделәр, хәзер ул, яңгырдан соңгы гөмбәдәй, калкып та чыкты. Югыйсә, әле июльдә дә төзелеш башланмаган иде, ә инде аны бүген файдалануга тапшыралар.

Төзелешләргә дә тизлек хас шул. Моның шулай булуы аңлашыла да: авылларга модульле фельдшер- акушерлык пунктларын, башка социаль объектларны тиешле срокларда файдалануга тапшыруны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе контрольдә тота. Һәр атна саен муниципалитетлар өчен Президент катнашында үтүче видеоконференцияләр дә шул мәсь­ә­ләне караудан башланып китә. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин республиканың һәр шәһәр-районында төзелешләрнең ничек баруы белән Президентны таныштыра. Безнең Кайбычның беркайчан да тән­кыйть утына эләккәне юк, чөнки һәр программаны зур шатлык белән кабул итәләр. Бирсеннәр генә, Кайбычны читтә генә калдырмасыннар! Бездә биргәнне "йота" беләләр. Аның нәтиҗәсе авылларыбызда күренә: яңа мәдәният, сәламәтлек саклау объектлары, юллар, участковыйларга йортлар, модульле ветеринария пунк­т­ы төзелде, авыл урамнары төнлә дә балкып утыра - баганаларга утлар куйдылар. Бәрлебашында да бу атнада модульле пунктка нигез салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы авылларында көнкүреш шартлары яхшыра