Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин агросәнәгать тармагы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәм белән тәбрикли

Бу атнаның якшәмбесендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

«Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, белгечләр, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйм! Бу - ферма һәм кыр хезмәтчәннәре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләр, хезмәт ветераннары бәйрәме. Аграр сектор - район икътисадының мөһим бер тармагы. Быел, табигать көйсезлегенә дә карамастан, районыбыз хезмәтчәннәре, хезмәт сөючән һәм тырыш булулары нәтиҗәсендә, кышка җитәрлек күләмдә терлек азыгы тупладылар, бөртеклеләр уңышын югалтуларсыз җыйнап алу өчен зур көч куйдылар. Бүгенге көндә беренче планга сөт һәм ит җитештерү дәрәҗәсен саклап калу бурычы куела.

Болар барысы да Кайбыч районы авылларының үсеш алуы турында сөйли. Сезгә, авыр һәм фидакарь хезмәтегез, эшкә бирелгәнлегегез, осталыгыгыз һәм туган якка мәхәббәтегез, җәмгыятебезнең һәм дәүләтебезнең ышанычлы терәге булганыгыз өчен, рәхмәт белдерәм. Сезгә киләчәктә дә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләгезгә иминлек телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин агросәнәгать тармагы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәм белән тә...