Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Халыкара кооперация белән котлый

Мәгълүм булганча, июль аеның беренче шимбәсендә Халыкара кооперация көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең котлау сүзләрен җиткерә:

"Безнең районда пайчыларга, халыкка Мәлки кулланучылар җәмгыяте сәүдә хезмәте күрсәтә. Әлеге җәмгыять районның икътисади үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Биредә эшләүче коллектив социаль бурычларны да намус белән үти. Алар ярминкәләрдә, бәйрәмнәрдә халыкны үз товарлары белән шатландыра, кибетләргә товарны заказ белән дә кайтарта, авыл уңганнары да үзләреннән артып калган авыл хуҗалыгы продукциясен аларга тапшыра. Бүген әлеге җәмгыять үсеш юлында дип әйтергә була. Аның яңадан-яңа юнәлешләр үстерә баруы шул хакта сөйли. Әлеге җәмгыятьтә эшләүче барлык хезмәткәрләрне, пайчыларны, хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлыйм һәм мактаулы хезмәтегездә уңышлар, җан тынычлыгы, бәхет телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Халыкара кооперация белән котлый

2
X