Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларны Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлый
"Хөрмәтле райондашларым! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны да бер-бер артлы килүче мөһим бәйрәмнәр белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Татарстаныбызның төп законы менә инде ике дистә ел буена республикабызда законлылыкның, хокук тәртибенең, гражданнар хокукларының ышанычлы гаранты булып тора. Көннән-көн чәчәк атучы Кайбыч - халыклар бердәмлегенең өлгесе. Гомер-гомергә килгән шушы дуслыкны, бердәмлекне саклау һәм ныгыту - һәрберебезнең изге бурычы. Кадерле якташларым, барчагызны да ихлас күңелдән тәбрик итеп, саулык, шатлык-сөенечләр, иминлек, гаилә бәхете телим".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев