Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасында Матбугат көне уңаеннан журналистларны котлый

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасында Матбугат көне уңаеннан "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе коллективына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

«Хөрмәтле журналистлар, редакция хезмәткәрләре, кадерле журналистика ветераннары! Сезне Татарстан Матбугаты көне белән чын күңелдән котлыйм! Кайбыч халкы сезнең ярдәм белән районда барган вакыйгалар турында актуаль һәм тулы мәгълүмат ала. Районның хакимият һәм идарә органнары журналистлар белән тыгыз элемтәдә тора, газета халык белән ике араны тоташтыручы үзенчәлекле күпер ролен үти, Кайбычның эзлекле үсешенең нигезе булып тора. «Кайбыч таңнары» газетасының сайты да бай, аның аша читтә яшәүче якташларыбыз да район яңалыклары, матур эшләребез белән таныша. Газета журналистлары вакыйгаларны дөрес һәм тулы итеп яктырта. Матбугат көне белән кайнар котлап, сезгә җаваплы булуыгыз һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Каләмегез киләчәктә дә игелеккә һәм хакыйкатькә хезмәт итсен, иҗатыгыз Кайбычта рухи-әхлакый кыйммәтләрне баетуга китерсен. Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, күңел байлыгы, хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасында Матбугат көне уңаеннан журналист...