Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Зәйдә
Бүген Зәй районында авыл хуҗалыгы тармагында 2014 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә һәм урып-җыю кампаниясен уңышлы башкарып чыгу мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасында Кыр көне киңәшмәсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, төрле министрлыклар җитәкчеләре, район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында үтте. Анда Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм бездәге башка җитәкчеләр катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев