Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев авыллар тарихы белән таныштыруын дәвам итә
- Олы Урсак авыл җирлеге дүрт авылны берләштерә: административ үзәк булган Олы Урсак һәм Кече Урсак, Бушанча, Чүкри-Алан авылларын, - диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев укучыларыбызны авыл исемнәре тарихы, аларның дөрес язылышы белән таныштыруын дәвам итеп.
- Урсак урманчылыгы поселогы да элегрәк Олы Урсак авыл җирлеге составында иде, соңыннан Кошман авыл җирлегенә кертелде. Бу авыл җирлеге Апас районы эченә кереп урнашуы белән аерылып тора. Әлегә мондагы авылларны юллы итү проблемасы бар. Бушанча авылы юнәлешендә асфальт юл төзелүен уңай яктан бәяләргә кирәк. Кече Урсак һәм Бушанча авылларын Олы Урсак белән тоташтыру планы бар. Шул вакытта барлык торак пунктларга да район үзәгеннән туры бару мөмкин булачак. Әлегә Апас районы аша әйләнеп барырга туры килә.
Олы Урсак - татар авылы, үз мәчете бар, анда беркайчан да чиркәү булмаган. Бу авыл җирлек үзәге булганлыктан, аны ничек тә булса аерып тору өчен русча село дип әйтү гадәткә кергән.
Бушанча авылы кайчандыр зур, хәтта волость үзәге булган. Кече Урсак авылы халык телендә еш кына Имәле башы дип йөртелә. Авыл елга башында урнашса, элек-электән торак пункт атамасында елга исемен әйтү каралган. Моны "башы" сүзе күрсәтеп тора. Күпләр ул елганың барлыгын да белми. Имәле шушы авылдан башланып, Апас районы территориясеннән ага һәм безнең райондагы Малалла авылы янындагы Зөя елгасына коя. Элек "Имәнле" дип аталуы да аңлашыла. Вакыт үтү белән халык аны әйтергә җиңелрәк булсын өчен кыскартып "Имәле" дип атаган. Җирле халык телендә хәзер дә шул рәвешле кулланыла.
Газетаның алдагы саннарында язылганча, без авылларның халык телендә кабул ителгән исемнәренә каршы килмибез. Шулай да авылның рәсми атамасы - Кече Урсак.
Районның иң чигендә урнашкан кечкенә авылларның берсе - Чүкри-Алан. Район авыллары атамалары арасында сызыкча аша языла торган бердәнбер авыл. "Чүкри" сүзенә нинди мәгънә салынган соң? Бәлки бу сорауга җавапны безнең укучылар табыр? Сезнең хатларны kzori@rambler.ru электрон адресы буенча көтәбез. Үз фикерегезне газетабыз сайтында да калдыра аласыз: www.kaibicy.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев