Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы хатын-кызлары бушлай күкрәк бизләрен тикшертә ала

27 марттан 14 апрельгә кадәр районда күкрәк бизләрен тикшерү буенча күчмә маммограф эшләячәк.

Бу хакта безгә үзәк сырхауханәнең баш табибы урынбасары Алмаз Алиуллин хәбәр итте. Маммографик тикшерү диспансерлаштыру кысаларында бушлай үткәрелә. 2016 елда 823 хатын-кыз маммография узган, аларның 155 фибриоз -киста мастопатиясе булуы ачыкланган. Быел 892 хатын-кызга тикшерү үткәрелергә тиеш.
- Диспансерлаштыру - халыкның сәламәтлеген даими рәвештә тикшерү алымы ул, - дип дәвам итте сүзен табиб. - Ул, беренче чиратта, халыкның иртә үлеменә һәм инвалидлыкка китерүнең төп сәбәпчесе булган йогышлы булмаган авыруларны алдан ачыклау максатында үткәрелә. Диспансерлаштыру кысаларында 39-78 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен мәҗбүри булган маммографик тикшерү уздырыла. Әлеге диагностик процедура сөт бизләрен тиз, җиңел һәм төгәл итеп тикшерергә, андагы тайпылышларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Бу процедура нибары берничә минут вакытны ала, махсус әзерлек таләп итми һәм пациентка кыенлык тудырмый. Тикшеренү маммологлар тарафыннан тирәнтен өйрәнелә, шуннан чыгып, хатын-кыз сәламәтлегенә нәтиҗә ясала.
Профилактик тикшеренүне 35 яшенә җиткән хатын-кызларга кимендә ике елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәкләргә елга бер мәртәбә үтәргә киңәш ителә. Ә 45-50 яшьтән узган ханымнар аны ярты ел саен узарга тиеш. Яшүсмер кызлар, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар искәрмә булып тора. Аларга маммографта тикшеренү кичектергесез очрак булганда һәм бары тик табиб күрсәтмәсе буенча гына үткәрелә.
Сәламәтлек - иң зур байлык. Шуңа да маммография узуга җитди карасагыз иде.

Бу елны 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939 елгы хатын-кызлар маммография үтәргә тиеш. Үзегез белән паспорт, полис һәм СНИЛС алып килү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хатынкызлары бушлай күкрәк бизләрен тикшертә ала