Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы мәдәният йортының “Юлдаш” ансамбле Бәрлебашы авылында концерт куйды

Бу атнаның чәршәмбесендә район мәдәният йортының "Юлдаш" ансамбле Бәрлебашы авылында концерт куйды. Авыл уртасында ачык мәйданда узган бу концерт 30 августа билгеләп үтеләчәк Республика көненә багышланды.

Ансамбль җырчылары Светлана Зыядиева, Муса Хисаметдинов, Ләйсән Шамилова, Фатыйма Сәмигуллина, ди-джей Фәнил Җамалетдинов, алып баручы Ленар Баһавиев тамашачылар арасында уеннар да оештырды. Татарстан мөстәкыйльлегенә багышланган сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. "юлдаш"лылар шундый ук эчтәлектәге концерт программасын якшәмбе көнне Кече Урсак халкына тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Юлдаш” ансамбле