Кайбыч районы мәктәпләрендә “Чисталык дәресләре” акциясе узды
Район мәктәпләрендә табигатьне саклауны максат итеп куйган "Чисталык дәресләре" акциясе узды. Анда 1258 укучы катнашты.
Биология фәне укытучылары, сыйныф җитәкчеләре әйләнә-тирәне саклау темасына лекцияләр, викториналар үткәрде, урманга экскурсияләр оештырды. Акция барышында мәктәп территориясеннән чүп-чар җыеп түгелде, мәктәпнең "Яшел патруль" отряды урман эчен чистартты. Мәгариф учреждениеләренең күбесендә уку йорты тирәсенә агач-куаклар утырту оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев