Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы полиция бүлегендә ел йомгакларына багышланган киңәшмә узды

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районындагы полиция бүлегенең ел йомгакларына багышланган киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, министрлыкның шәхси состав белән эшләү идарәсе начальнигы, эчке эшләр полковнигы Фәрит Сафиуллин, район суды судьясы Гүзәл Хәялиева, район прокуроры ярдәмчесе Василий Макаров, полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин һәм полиция хезмәткәрләре катнашты.

Әлеге чара полиция начальнигы Рушан Хуҗин чыгышы белән башланып китте. Ул 2015 елда Кайбыч районы полиция бүлегенең эш нәтиҗәләре белән таныштырды, алдагы елга бурычлар билгеләде. Аннан сүзне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алды. Ул полиция хезмәткәрләре эшчәнлегенең уңай һәм тискәре якларын билгеләп үтте, киләсе елда тәртип сакчыларының эшчәнлек нәтиҗәләренең үсештә булачагына ышанычын белдерде, җирле үзидарә органнары белән тыгыз бәйләнештә булырга чакырды.
Кайбыч район башлыгы карары белән, озак еллар һөнәренә тугры калып нәтиҗәле хезмәт куйган өчен дежур частеның оператив дежурные ярдәмчесе, полиция старшинасы Алексей Воробьевка һәм ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершинга Мактау кәгазе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы полиция бүлегендә ел йомгакларына багышланган киңәшмә узды