Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы сайлауларда республика буенча иң актив районнарның берсе

Район территориаль сайлау комиссиясеннән 17.10 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, Кайбыч районында сайлауларда барлык сайлаучыларның 94 проценты катнашты. Әле сайлау дәвам итә һәм сайлаучыларның саны тагын да артачак дип әйтергә тулы нигез бар.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина әйтеп узганча, сайлаулар тыныч уза. Барлык сайлау участокларында да диярлек Казаннан яки үзебезнең җирлектән килгән күзәтүчеләр эшли. Алар төрле партияләрне тәкъдим итә. Кайбыч сайлаучылары Татарстан Дәүләт Советының яңа парламентын һәм 45 нче бермандатлы Апас сайлау округы буенча депутат сайлыйлар. Кайбыч та шушы округка керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы сайлауларда республика буенча иң актив районнарның берсе