Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы укучылары финанс грамотасына өйрәнде

Россия яшьләренең финанс яктан белемнәрен һәм финанс культурасын арттыру максатында Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге 5-6 сентябрьдә "Уку йортларында финанс белемнәр көне" Бөтенроссия акциясе үткәрде.

Ел саен үткәрелүче әлеге акциягә Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе хезмәткәрләре дә актив кушылды. Федоровское урта гомумбелем бирү һәм Мөрәле, Ульянково төп мәктәпләрендә узган очрашуда идарә начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова, группа җитәкчеләре Гүзәлия Сөнгатуллина, Нина Вострова катнашты. Алар укучыларга пенсия турындагы законнар турында дәрес-лекция үткәрде, пенсия хокуклары, булачак пенсиянең ничек формалашуы, ни өчен пенсия турында мәктәп елларыннан ук кайгырта башларга кирәклеге, "ак хезмәт хакы" алуның мөһимлеге турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы укучылары финанс грамотасына өйрәнде