Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы укучылары законнарның кайда һәм ничек туганын белде

Законнар кайда туа? Депутатлар кемнәр алар? Нәрсә ул парламент? Ел саен үткәрелүче парламент дәресләрендә укучылар әнә шул сорауларга җаваплар эзләделәр. Быелгы дәрес Татарстан Дәүләт Советының 20 еллыгына багышлана.

Райондагы җитәкчеләр, район Советы, авыл җирлекләре депутатлары бу арада мәктәпләргә ешладылар әле: парламент дәресләрендә катнашалар. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров 17-24 ноябрьдә барлык мәктәпләрдә дә парламент дәресләре узачагы турында хәбәр иткәч, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчеләргә дә анда катнашу бурычын куйды. Ә үзе Иске Тәрбит мәктәбендә 10-11 класс укучылары өчен бергә үткәрелгән дәрестә катнашты.

Дәрес бара. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Валерий Капралов дәреснең максатын аңлатты да, компьютер технологияләре аша кыска гына фильм күрсәтте. Анда Татарстан Дәүләт Советының үткәне, бүгенгесе, депутатлар эшчәнлеге ачык күренде. Аннан соң укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.

- Депутатларны халык үзе сайлый, аларны өстән билгеләмиләр, - дип җавап бирде Юлия.

- Татарстан Дәүләт Советында 100 депутат бар, алар биш елга сайлана. Алар арасында күпчелекне "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары тәшкил итә, - диде Ксения чираттагы сорауга.

Кыскасы, дәрестә бай мәгълүмат бирелде, укучыларга Татарстан Дәүләт Советы сайты белән даими танышып барырга киңәш ителде.

Дәрес тәмамлангач, укучыларга Альберт Рәхмәтуллин да үз фикерләрен җиткерде:

- Мондый дәресләрне ешрак үткәрергә кирәк, чөнки сез заман белән бергә атлап барырга тиешсез, һәрьяктан белемле булган яшьләр генә көндәшлеккә сәләтле була ала. Арагызда 4 ноябрь, 6 ноябрьнең нинди бәйрәм көннәре икәнлеген белмәүчеләр булмаска тиеш. Андыйларга да очраганым бар. Шушы җирдә яшибез икән, җәмгыятьтә ни барганы белән даими кызыксынып торырга кирәк. Без туган илебез, ата-аналарыбыз белән горурланырга тиешбез. Татарстан чыннан да горурланырлык. Бездәге тотрыклылык Президент алып барган сәясәткә бәйле.

Украинадан күченеп кайткан Андрей Мова да шушы мәктәптә 10 класста укый икән.

- Мин Украинаны, туып-үскән җирем булса да, сагынмыйм. Андагы мәхшәр бөтен кешене борчый. Татарстанда тыныч, монда кешеләр дә яхшы. Әтием агрофирамга урнашты, үзем мәктәптә яңа дуслар таптым. Ә әнием.... ул мәңгелеккә Украина җирендә калды.

Татарстанда милләтләр дуслыгы турында да сөйләшү булды дәрестә. Мәктәп директоры Анатолий Васильев моңа аерым басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы укучылары законнарның кайда һәм ничек туганын белде