Кайбыч районы ветераннар Советы Рәхмәт хатына ия булды
Тынгысыз җанлы Әлфия Закирова җитәкчелегендәге район ветераннар Советы республиканың Рәхмәт хатына лаек булды.
Әлеге хатка Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Хәбир Иштирәков кул куйган. Районда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилеена әзерлек һәм юбилей чаралары үткәрү, сугыш ветераннарына социаль ярдәм күрсәтү, яшьләргә рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге зур эшчәнлек өчен лаек булдылар алар бу олы хөрмәткә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев