Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында 65 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыкларының Пенсия фондына якынча ике миллион сум бурычы бар

Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова әйтеп узганча, страховой взнослар түләүдә бурычлыларның барысына да кисәтү хатлары җибәрелгән.

Эшмәкәрлек эшчәнлеген туктатучылар арасында да Пенсия фонды бюджетына взнослар күчермәүчеләр бар. Фонд хезмәткәрләре бурычларны кайтарту буенча төрле чаралар кү­рер­гә мәҗбүр. Ә инде кисәтүләрдән соң да моңа колак салмаучыларның суд приставлары белән очрашулары мөмкин. Шул нигездә бурычлы кешенең акчасын хез­мәт ха­кыннан яки пенсиясеннән дә тотып калырга мөм­киннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында 65 шәхси эшмәкәр һәм крестьянфермерлык хуҗалыгы башлыкларының Пенсия фондына якынча...