Кайбыч районында авыл җирлекләрендәге барлык сайлау участокларында да укулар узды
Агымдагы елның 14 сентябрендә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча районда 32 сайлау участогы эшли.
Район территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары һәм сайлаулар үткәрү өчен җаваплы район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев авыл җирлекләрендәге барлык сайлау участокларында да укулар уздырды. Авыл җирлекләре башлыклары, участок сайлау комиссияләре рәисләре, аларның урынбасарлары һәм секретарьлары, комиссия әгъзалары өчен үткәрелгән бу укуларда сайлауны оештыру механизмы, документларны тутыру, агитация алып бару тәртибе белән таныштырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев