Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында бер янгында дүрт йорт янып көлгә әйләнгән

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы баш идарәсе белгечләре кисәтә: янгыннар чыгу куркынычы зур булган чор дәвам итә. Кайбычта да соңгы вакытларда янгыннар еш күзәтелә башлады.

Язгы-җәйге чорда урманнарда гына түгел, шәхси йортларда да янгыннар чыгу куркынычы бермә-бер арта. Йорт, каралты-кура янында чүп-чар якканда, шашлык пешергәндә ут белән саксыз эш итүнең дә ахры аяныч төгәлләнергә мөмкин. Федоровское авылының Лесхозная урамындагы бишенче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 115 нче янгын сүндерү частенең дежур торучысы пультына кичке якта - биш туларга унбиш минут кала алына. Федоровскоедагы аерым постның янгын сүндерү машиналары ике минуттан соң ук янгын урынына килеп җитә. Күршеләре янгын чыгуы турында сәгать дүртләр тирәсендә үк белгән инде, әмма янгын сүндерүчеләргә шалтыратырга ашыкмаганнар, утны үзләре сүндерергә тырышып караган. Шулай итеп алтынга тиң минутлар югалган, ә ялкын телләре башта сарайга, аннан соң каршыдагы Пролетар урамындагы күрше йортларга күчкән. Өстәвенә, җил дә секундына сигез метр тизлектә искән.

Уттан калмый, дип дөрес әйтәләр шул, нәтиҗәдә 48 нче йорт (анда бер хатын ялгызы гына яшәгән, милкен бары 170 мең сумга гына страховкалаган булган), 50 нче йорт (кеше яшәмәгән), 52 нче йорт (янгын вакытында өйдә бер кеше дә булмаган, дача рәвешендә кулланылган, хуҗалары ял көннәрендә генә кайтып йөргән, йорт страховкаланмаган) көлгә әйләнә. Янгынннан килгән зыян әлегә билгеле түгел, ә экспертлар аның сәбәпләрен ачыклый. Якынча фаразлар буенча янгын электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Янгын сүндерү бүлеге инспекторы, эчке хезмәт капитаны Раил Кашапов билгеләп узганча, авыл кешеләре янгын турында вакытында хәбәр итсә, зыян да кимрәк булыр иде. Шуңа да андый вакытларда тиз арада янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә кирәк. Һич кенә дә үз көчеңә ышанырга, кешеләр тормышын куркыныч астына куярга ярамый. Илгиз Гарифуллин җитәкчелегендәге аерым пост хезмәткәрләре оперативлык күрсәтмәгән булса, Федоровскоедагы янгын, бәлки, тагын да ныграк таралган булыр иде.

19 майда Афанасьевка авылындагы Кизләү урамындагы 24 нче йортта да янгын чыкты. Йорт хуҗалары - өлкән яшьтәге ир һәм аның улы өйдә була. Бәхеткә, алар тәрәзәдән чыгып котыла. Өйләре дә, сарай, мунчалары да тулысынча янып бетә. Аларның да милекләре страховкаланмаган...

Ялкын телләре аяусыз, үзеннән соң бернәрсә дә калдырмаска мөмкин. Йорт-җирләре страховкаланган булса, страховка акчасына башка йорт сатып алырга, яңасын төзергә мөмкин әле. Әмма кайберәүләр страховкалаучы кампанияләрне читләтеп уза шул. Әлеге мөһим чара турында авыл җирлекләре башлыклары, агентлар халыкка үтемлерәк аңлатсын иде. Җитәкчеләр катнашында бу атнаның дүшәмбесендә узган планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да шуңа басым ясады. Арада миллион сумнан да артып киткән йортларын 200 мең сумга гына страховкалаучылар да бар икән. Янгын була калса, бу суммага йортның нигезен генә яңартып була түгелме соң? Афанасьевкада янган йортның күршесендә дә Хөкүмәт ярдәме белән төзелгән миллионлык йортны көч-хәл белән генә коткарып калганнар. Ул йорт та әлегә страховкаланмаган булган... Аннан соң эчкечелек, сүндерелмичә калган тәмәке төпчеге дә янгыннарга китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында бер янгында дүрт йорт янып көлгә әйләнгән