Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында бишенче модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Бәрлебашы авыл халкының күптән көтелгән хыялы тормышка ашты: авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авылдашларының шатлыгын утраклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу пунктны мини-сырхауханә дип атады: чөнки анда беренче медицина ярдәме күрсәтү, дәвалау өчен бөтен шартлар да тудырылган.

- Кыска вакыт эчендә сафка баскан әлеге фельдшер-акушерлык пункты Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы аша төзелде. Ул программага 15 район кергән һәм шуларның берсе безнең район,- диде район башлыгы. -Бәрлебашының социаль йөзен үзгәртү өчен 2016 елда монда күпфункцияле үзәк төзүне планлаштырабыз, балалар бакчасы да кирәк булачак. Ә бу клубның исеме генә клуб, мәдәният учагы мондый булырга тиеш түгел. Авыл китапханәсе вакытлыча иске медпунктка күчә, ә инде күпфункцияле үзәк ачылгач, аның урыны шунда булачак. Мәктәптә уку-укыту өчен бөтен шартлар да тудырылган. Ә балалар бакчасы мәктәп белән янәшә булырга тиеш. Авылда яшәүче һәм эшләүче 35 яшькә кадәрге гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча йортлар төзү мөмкинлеге бар. Аны һәр кеше үз туган авылында салсын иде, ягъни ата-бабалары җиренә, туып-үскән нигезенә.

Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөсимә Гыйззәтуллина яңа пункт, Ябалак, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы авыллары урамнарына вак таш түшәлүенә, урам баганаларында утлар януына рәхмәтен белдерде. Баш врач Газимагомед Магомедов районда барлыгы 30 фельдшер-акушерлык пункты булуы һәм аларның барысында да шартлар уңай булуына басым ясады.

Ал тасма киселде, барысы да яңа пункт эченә узды. Ул тиешенчә җиһазландырылган, кайнар һәм салкын су ага, санузел эшли. Авыл халкына 1992 елдан бирле медицина хезмәте күрсәтүче Гөлнара Идрисова бүгеннән авыруларны кабул итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында бишенче модульле фельдшеракушерлык пункты ачылды