Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында чөгендер ала башладылар

Игенчеләр, бөртекле культураларны урып-җыеп бетерүгә, шикәр чөгендере ала башладылар. Эш күләме шактый зур: 2350 гектар мәйданда эш башкарасылары бар. Чөгендер алуга иң беренче булып "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында ("Заволжье") -Борындыкта керештеләр.

Борындыкның уңдырышлы туфрагында татлы чимал 733 гектар мәйдан би­ли. Калган чөгендерләре Колаңгы һәм Бортас авыллары янындагы басуларда үсә. Борындыкта елга буендагы кырларда уңдырышлылык һәр гектардан 420-430ар центнер тәшкил итә. Бу - бик югары уңыш! Район баш­лыгы Альберт Рәх­мә­туллин шикәр чөгендере гек­тарыннан 300 центнердан югарырак уңыш бир­сә, алдагы елларда да бу культура белән ныклап шөгыльләнергә мөмкин икәнлегенә басым ясады. Ә инде уңдырышлылык тү­бән икән, зур чыгымнар түгеп, гектарлар артыннан куудан ни мәгънә? Кайбычта гомер-гомергә чөгендер иктеләр, хәзер дә хуҗалыкларга югары табыш китерүче бу культурага игъ­тибар кимеми. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында аны бы­ел 890, икенче филиалы "Алтын кырларда" - 960, "Гө­бе­нә"дә 500 гектар мәйданда үстер­гән­нәр.

Җәмгыятьнең куркынычсызлык хезмәте начальнигы, шикәр чөгендере алу буенча җаваплы На­ил Гаязетдинов әйтеп уз­ганча, Борындыкта чө­ген­дер берничә басуда үсә, бу филиалда уңдырышлылык әлегә ур­­тача 400 центнер.

Басуда куәтле техника - Каратундагы машина-трактор комплексыннан килгән биш "Ropa" чөгендер алу комбайны, бер "Maus" төягече эшли. Ком­байннар 300 гектарга якын мәйданда татлы тамыр алырга өлгергән. Хәзерге вакытта барлыгы 10880 тонна татлы тамыр өемнәргә салынган. Бер көн эчендә комбайнчылар 2144 тонна чөгендер чыгарган, шу­ның 790 тоннасы Буа шикәр заводына озатылган.

- Аяз көннәрдә тәүлек бу­­ена бер комбайн 25 гектар мәйданда эш баш­кара ала. Бездә эш тәү­лек әйләнәсе оештырылган. Һәр смена 12шәр сә­гать эшли. Мин төнге сме­нада, алмашчым Рошаль Дункай - көндезгедә. Аннан соң сменаларны алмашабыз. Чөгендер алу комбайнында ун­ы­нчы сезонымны эшлим. Рошаль белән беренче елын гына эшлибез әле. Июль ахыр­ларында ук комбайнны ремонтлап, бөтен узелларын тикшереп чыктык, тех­ника сынатмаска ти­еш, - ди Федоровскоеда яшәү­че Илһам Нотфуллин.

Илһам чөгендер алуга керешкәнче җәмгыятьтә "Кам­АЗ"да шофер булып эш­ләгән. Рошаль Апас аграр көллиятендә механизатор һөнәрен үзләш­те­рә, хәзер практикада икән. Тәҗрибәле остаз эләккән аңа. Көзге көннәр әлегә яңгырсыз. Шуңа да шикәр чөгендере алу темпларын тизләтү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында чөгендер ала башладылар

2
X