Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында дүрт укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлый

Бу уку елында районыбыз мәктәпләре белән 103 укучы хушлаша. Әлеге сан узган елгыдан 21гә кимрәк.

Район мәгълүмати-методик үзәктән хәбәр итүләренә караганда, Хуҗа Хәсән, Зур Подберезье, Иске Тәрбит, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары Кристина Матвеева, Алла Каретина, Елена Демьянова, Алия Сафина уку йортын алтын, ә Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Зилә Сибгатуллина көмеш медальгә тәмамлый. Былтыр да бездә дүрт алтын медаль, көмеше икәү булган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан аттестатлар кайтты, хәзер мәктәпләрдә шуларны тутыру белән шөгыльләнәләр. Быел бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә яхшы. 21 укучы кайбер фәннәрдән 80нән артыграк балл җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында дүрт укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлый