Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында кукуруз уру дәвам итә

Районыбыз кырларында соңгы культура - кукуруз уру эше дәвам итә. Витаминнарга бай кукуруздан терлекләр өчен менә дигән сусыл азык - силос салалар.

"Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында бер баш шартлы терлеккә бүлеп исәпләгәндә 24,93 центнер азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләнгән. Шуңа карамастан, хәзерге вакытта да азык запасын тулыландыру эше дәвам итә.

"Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында да ("Заволжье) кукурузны силоска салу оешкан төстә бара. Быел биредә барлыгы 1067 гектар мәйданда кукуруз игелгән. 30 сентябрьгә шуның 72,8 проценты җыеп алынган инде. Эшне оешкан төстә алып бару өчен, ике кукуруз уру комбайнын, дүрт "КамАЗ", өч "МТЗ- 1221", бер "Фенд" тракторын берләштергән махсус бригада оештырылган. Без Бәрлебашы бүлекчәсенә килгәндә, эш тулы куәтенә кайный иде.

- Егетләр иртәнге җидедән, кичке сигезгә кадәр эшли. Механизаторларны кырда ашаталар, ягулык-майлау материаллары да кырга китерелә. Кыскасы, өзеклексез эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган, - диде җәмгыятьнең Бәрлебашы бүлекчәсе управляющие Айрат Рәхмәтуллин.

Кукуруз басуыннан җилдереп килүче "Клас-Ягуар" кукуруз уру комбайны янына якынлашабыз. Руль артында Борындык егете Илһам Низамиев икән.

- Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан бирле механизатор булып эшлим. Бу комбайнны икенче сезон иярлим. Техника куәтле, әлегә сынатканы юк. Шуңа һәр сменада 15-20 гектар мәйданда эш башкарам. Ике комбайнга көненә 40 гектар, дигән сүз. Кукуруз уруга без 18 сентябрьдә үк керешкән идек, Борындык, Олы Урсак бүлекчәләре кырларында урып бетердек инде, - диде Илһам.

Ике комбайн урган массаны "КамАЗ"лар, "МТЗ- 1221" тракторлары ферма янында салына башлаган курганга ташый, "Фенд" тракторы массаны тыгызлый. Бер үк вакытта моннан җәмгыятьнең барлык фермаларындагы маллар өчен дә кукуруз массасы ташыйлар. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, кукуруз уруны бер атна эчендә төгәлләячәкбез, ди егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында кукуруз уру дәвам итә

2
X