Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында җәмгыять белеменнән уртача балл – 63,6

Бердәм дәүләт имтиханнарының быелгысына да ниһаять нокта куелды. Район мәгариф бүлегенә иң соңгы булып тапшырылган имтиханнарның нәтиҗәләре кайтты.

Җәмгыять белеменнән 43 укучы бердәм дәүләт имтиханы сайлаган иде, аларның уртача балы-63,6. Иң югары балл җыючылар- Зур Подберезье һәм Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән Энҗе Гыйбадуллина белән Алинә Фәйзрахманова. Әлеге кызларның икесе дә 80шәр балл җыйган. Бу фәннән минималь чик 39 балл булса, бездә ул 48 балл тәшкил итә. Химиядән имтихан сайлаучыларның дүртесе дә Олы Кайбыч мәктәбе укучылары. Алардан Илүсә Гыйсмәтуллина-92, Зилә Сибгатуллина-83, Ранис Гарифуллин-86, Айдар Маннаннов 70 балл җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында җәмгыять белеменнән БДИның уртача балы – 63,6

2
X