Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында рус балалары Тукай шигырләрен яттан сөйли

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан традициягә әйләнгән Шигырь бәйрәме быел да Галия Кайбицкая исемендәге музейда үтте.

- Габдулла Тукай исеме Кече Кайбычта туып-үскән Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин белән тыгыз бәйләнгән. "Тукай Тукай булмас иде, Мотыйгулла булмаса", диләр бит. Мотыйгулла хәзрәт нәни Тукайны үз гаиләсендә тәрбияли, аны шигырь язу алымнарына өйрәтә. Димәк, аның шагыйрь буларак формалашуында якташыбызның роле бик зур. Шигырь бәйрәмендә районыбызда яшәүче төрле милләт кешеләре катнаша. Тукай бар халыклар өчен дә уртак, шигырьләрен төрле телләргә тәрҗемә итәләр. Бала чакта өйрәнгән шигырьләр олыгайгач та күңелләрдә саклана. Бөек Тукай безнең күңелләрдә яшәгәндә, татар теле дә яшәячәк, - диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова.

Чүти мәктәбе укучылары Тукайның "Шүрәле" әсәреннән өзек күрсәтте. Ульянково, Олы Подберезье мәктәпләре укучылары Тукай шигырьләрен татар телендә сөйләде. Ә Олы Подберезьедан Екатерина Нагоркина Гадел Кутуйның "Сагыну" шигырен сәнгатьле итеп татарча укыды.

- Мәктәптә без татар телен дәресләрдә өйрәнәбез. Тукай шигырьләрен ятлавы җиңел, алар тиз хәтердә кала. Укытучыбыз без аңламаган сүзләрнең мәгънәсен үтемле итеп аңлата, - ди Екатерина.

Шигырь бәйрәме җырлар, музыка белән үрелеп барды.Иске Чәчкаб авылыннан игезәкләр Рамил һәм Ранис Гаттаровлар "Картуф" көен баянда уйнады. Олы Кайбыч мәктәбе укучылары "Кәҗә белән сарык", "Су анасы" әсәрләрен күрсәтте. Габдулла Тукайның "Пар ат", "Бала белән күбәләк", "Сабыйга", "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырьләрен укучылар сәнгатьле итеп сөйләде.

Җирле шагыйрә Мәүлиха апа Айзатуллина Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан шигырь язган.

- Рус мәктәпләрендә дә балаларның саф татар телендә шигырь сөйләве күркәм күренеш. Ата-аналар гаиләләрендә туган телләрен саклап калсын, татар булулары белән горурлансын иде. Чөнки телебез яшәгәндә генә милләт яшәячәк бит, шуны онытмасыннар иде, - диде озак еллар Олы Кайбыч урта мәктәбендә балаларга белем биргән Ләбибә апа Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында рус балалары Тукай шигырләрен яттан сөйли