Кайбыч районында салам, камыл һәм бөртекле культуралар януның бер очрагы да теркәлмәгән
Печән һәм саламны юлдан 20 метр, бина һәм корылмалардан 50 метрга читкәрәк өю, электр линияләре, башка инженер корылмаларыннан 15 метрга якын булмаска тиешлеге турында барыбыз да белә.
Очраклы рәвештә ташланган төпчек яисә тәмәке, пыяла ватыгы корылма янындагы печән өемен яндырып җибәрергә мөмкин. Җәйге кызу көннәрдә район дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе хезмәткәрләренә ут капкан коры үләнне сүндерергә еш туры килде. Моңа юл куелмасын өчен, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Аерым алганда, корылма, төзелешләр янында учак ягу, урманда һәм урман посадкаларында салам, кырда камыл яндыру тыела. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга карата законда каралганча административ чаралар күреләчәк. Бәхеткә, 2013 елның 25 июленә кадәр Кайбыч районында салам, камыл һәм бөртекле культуралар януның бер очрагы да теркәлмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев