Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында себерке һәм тырма сезоны башлана

Районда тирә-юньне чистарту вакыты башланды. Ул, елдагыча, ике ай дәвам итәчәк. Чөнки, җирләр кардан ачыла барган саен, кыш буе кар астында җыелып яткан чүп-чар калкып чыга. Ә анда нәрсә генә юк?!

Күптән түгел әйләнә-тирәне җыештыру максатыннан ике айлык башлану турында район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров кул куйган карар дөнья күрде. Әлеге карарга ярашлы рәвештә, район территориясендә өмәләр оештырылачак, һәрбер хуҗалык үзенең тирә-ягын, оешма-учреждение үзенә беркетелгән территорияне җыештырырга тиеш. Бу чорда административ комиссия составындагы кешеләр, авылларга чыгып, урам һәм капка төпләрендәге тәртипне тикшерәчәк. Хөрмәтле райондашлар, үзегез яшәгән территорияне чиста һәм тәртиптә тоту хәстәрен күрегез. Кагыйдәләрне бозган өчен штраф күләме ике мең сумнан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында себерке һәм тырма сезоны башлана