Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында спиртлы эчемлекләр шул исәптән сыра сатуга кагылышлы закон үтәләме

Белгәнегезчә, сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыраны, иртәнге сәгать унга кадәр һәм кичке сәгать уннан соң сатырга ярамый. Бу таләп бездә үтәләме соң?

Кулланучылар хокукларын яклау буенча райондагы белгеч Анна Гыйләҗева әйтеп узганча, шул максатта кибетләрдә әледән-әле тикшерүләр үткәрелә. Кайбыч районында мобиль группа да оештырылды. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә 18 октябрьдә үткәрелгән чираттагы рейд вакытында Турминскийдагы шәхси кибеттән иртән ун туларга 15 минут кала сыра сатып җибәрү фактына тап булалар. Бу Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.2 маддәсе үтәлмәвен күрсәтә. Шәхси эшмәкәргә әлеге гамәле өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында спиртлы эчемлекләр шул исәптән сыра сатуга кагылышлы закон үтәләме