Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында тагын бер модульле ФАП ачылды

Безнең районда тагын бер модульле участок ветеринария пункты сафка басты. Ульянково авылында атна уртасында ачылган бу пунктны файдалануга тапшыру тантанасына мал табиблары гына түгел, авыл халкы да җыелган иде.

Шәхси хуҗалыгында мал асраучы авыл халкы өчен бик кирәкле пункт бу. Фермаларда да малларны күп асрыйлар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында:

- Сайлаган һөнәрем буенча ветеринария врачы булганга, мондый объектлар ачылу минем өчен аеруча куанычлы. Олы Подберезье авылында да шундый ук ветеринария пункты төзү планлаштырыла, Колаңгыда былтыр ачылды. Алар модульле участок ветеринария пунктларын төзү программасы нигезендә төзелә. Ветеринария өлкәсендә эшләүчеләр өчен заманча шартлар тудырыла. Соңгы өч елда Ульянково авылында да шактый зур эшләр башкарылды. Сабантуеннан соң, авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясауга керешәчәкбез. Бу бина халыкка озак еллар хезмәт күрсәтсен иде, - диде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Никитин республикада ветеринария тармагына зур игътибар бирелүенә тукталды, мондый пунктларның алга таба да төзеләчәген әйтте.

- Авылыбызның елдан-ел үсүенә, ямьләнә баруына сөенәм. Мин хуҗалык җитәкчесе булып эшләгәндә, мондый биналар турында хыяллана гына идек. Төзүчеләр бу пунктны 4-5 көн эчендә сафка бастырды. Ул матур килеп чыккан, халыкка озак еллар хезмәт итсен иде. Авыл халкы исеменнән республика, район җитәкчеләренә зур рәхмәтемне җиткерәм, - диде озак еллар дәвамында Ульянковода хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Владимир Куфелкин.

Әлеге пунктның булачак мөдире Рафил Сөнгатуллин әйтеп узганча, бу ветеринария пункты Ульянково һәм Надеждино авыл җирлекләренә караган авыллар халкына, шулай ук "Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыятенә хезмәт күрсәтәчәк.

Җәмгыятьтә барлыгы 2575 баш мөгезле эре терлек булса, ике авыл җирлегенә кергән авылларда 305 баш исәпләнә. Авылларда башка йорт хайваннары, кош-кортлар асраучылар, умарта оялары тотучылар да бар. Рафил ветеринария фельдшеры Людмила Сапаркина белән бергә хезмәт куя. Людмиланың бу өлкәдә тәҗрибәсе бар инде, агрофирмада биш ел эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында тагын бер модульле ФАП ачылды

2
X