Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында татлы тамыр алуга керештеләр

Район хуҗалыкларында быел барлыгы 2879 гектар мәйданда шикәр чөгендере игелде. Ул "Алтын кырлар"да 1104, "Заволжье"да - 975, "Гөбенә"дә 800 гектар мәйдан били.

9 сентябрьдә "Заволжье" җәмгыятендә татлы тамыр алуга керештеләр. Бер көн эчендә алар 47 гектар мәйданда эш башкарырга өлгергән. Шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан 350шәр центнер уңыш алына. Әлегә барлыгы 1645 тонна татлы тамыр җыелган, аны Буа шикәр заводына ташыйлар. Дүшәмбе көнне җәмгыять шоферлары Буага 15 рейс ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында татлы тамыр алуга керештеләр